Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабантуйда актив катнаштылар.
Шәһәрнең популяр артистлары катнашындагы мавыктыргыч концерт программасы, ярышлар һәркемдә якты тәэсирләр калдырды.
«Бу уникаль бәйрәм, ул чиксез кешелек мөмкинлекләрен күрергә һәм тагын бер тапкыр чикләр юклыгын исбатларга мөмкинлек бирә, иң мөһиме – моңа ышанырга һәм яхшылыкка омтылырга кирәк», – ди чараны оештыручылар.