22 июньдә Россия Федерациясендә истәлекле дата – Хәтер һәм кайгы көне – Бөек Ватан сугышы башланган көн билгеләп үтелә.
Бу көнне Россия халыклары 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы корбаннары булган һәм үз гомерләре бәрабәренә Ватаннарын яклаган ватандашларын искә ала. Бөтен ил территориясендә дәүләт флаглары төшерелә, ә мәдәният учреждениеләрендә, телевидениедә һәм радиода көн дәвамында күңел ачу чаралары һәм тапшырулар туктатыла. Хәтер һәм кайгы көненең төп тематик проектларының берсе – «Хәтер шәме» бөтенроссия акциясе.
Акция онлайн-форматта уздырыла, бу күпсанлы гражданнарга һәлак булганнар турында истәлек билгесе итеп, деньпамяти.рф сайтында виртуаль шәмнәр кабызу юлы белән гомуммилли Хәтер һәм кайгы көненә кушылырга мөмкинлек бирәчәк.
Акциянең операторы, «Память поколений» хәйрия фонды, шәмнәр санына тиң акча бүлеп бирәчәк һәм аларны ветераннарга махсус медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлтәчәк.
«Хәтер шәме» бөтенроссия онлайн-акциясендә катнашырга Татарстан Республикасының барлык халкы чакырыла.