ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2024 ел
дүшәмбе

Май чабу атнасында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә сәламәтлекләре буенча өйләреннән чыкмый торган социаль хезмәт алучыларга килеп киттеләр.

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 120 сайлаучы тавыш бирде. Буа районы буенча участок сайлау комиссиясе әгъзалары интернат-йортта яшәүчеләргә бюллетеньнәр һәм портатив урна белән килделәр.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кыш белән хушлашуга багышланган традицион бәйрәм узды. Халыкны һәм кунакларны интернат-йорт белгечләре әзерләгән программа көтә иде.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ел саен Май чабуны бәйрәм итү традициягә әверелде, чөнки бу кышны озатуны һәм табигатьне яңартуны символлаштырган иң матур рус халык бәйрәмнәренең берсе. Быел хезмәт буенча инструктор Ирина Баранова коймак пешерү буенча мастер-класс үткәрде.

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында гадәти булмаган мастер-класс үткәрелде. Тәрбияче Ирина Мөслимова социаль хезмәт алучыларны кәгазь салфеткалардан чәчәкләр ясарга өйрәтте.

Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре балигъ булмаганнар өчен бәйрәм чарасы уздырды.

Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова «Мәкерле сәламәтлекне бозучылар» дигән мәгълүмати сәгать үткәрде.

Минзәлә районында «Умырзая» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне Май чабу бәйрәмен үткәрү традицияләре белән таныштырдылар. Бәйрәмне дәртле җырлар, күңелле уеннар һәм мәзәкләр белән билгеләп үттеләр.


15
март, 2024 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара IZUM-конференция режимында узды.

Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында 13 мартта Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Фән безгә яшәргә ничек ярдәм итә?» дигән тематик викторина узды. Чара мәктәп укучыларының танып белү кызыксынуын үстерүгә юнәлдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International