Минзәлә районында «Умырзая» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне Май чабу бәйрәмен үткәрү традицияләре белән таныштырдылар. Бәйрәмне дәртле җырлар, күңелле уеннар һәм мәзәкләр белән билгеләп үттеләр. Әкияттәге персонажлар табышмаклар әйтте, балалар белән әйлән-бәйлән уйнады, язны чакырды.
Чара һәркемгә уңай эмоцияләр бүләк итте, ә саф һавада коймак белән чәй эчү балаларның хәтерендә матур вакыйга булып калачак.