Лениногорск районы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлек турында мәгълүмати сәгать узды

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова «Мәкерле сәламәтлекне бозучылар» дигән мәгълүмати сәгать үткәрде. Чарада социаль хезмәтләр алучылар катнашты. Алар стресс, дөрес тукланмау, начар гадәтләр, физик активлык җитмәү һәм башка факторларның сәламәтлеккә ничек тискәре йогынты ясавын һәм авыруларның сәбәбе була алуын белделәр. Шулай ук катнашучылар сәламәт кеше моделен төзергә тырыштылар.

Чараның максаты сәламәт яшәү рәвеше алып баруга, зарарлы гадәтләрдән һәм бәйлелектән аңлы рәвештә баш тартуга мотивация формалаштыру иде.

Материалны ныгыту өчен, социаль педагог катнашучыларга файдалы белешмәләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International