Май чабу атнасында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә сәламәтлекләре буенча өйләреннән чыкмый торган социаль хезмәт алучыларга килеп киттеләр.
Социаль хезмәткәрләр коймак пешерүдә осталыкларын күрсәттеләр һәм үз карамагындагыларны сыйладылар, бәйрәм атмосферасы булдырырга тырыштылар. Чәй артында өлкәннәр гаиләләрендә Май чабуны ничек бәйрәм иткәннәрен, бу бәйрәм белән бәйле традицияләрне искә төшерделәр.
Актив социаль хезмәтләр алучылар өчен ачык һавада коймак белән чәй эчү оештырылды.