Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре балигъ булмаганнар өчен бәйрәм чарасы уздырды.
Төркемле дәресләрдә балалар Май чабу бәйрәме тарихы һәм традицияләре белән таныштылар, язгы җырлар тыңладылар, рус халык уеннары белән таныштылар. Бәйрәмдә алар ребуслар һәм табышмаклар чиште, халык уеннары уйнады, җырлар җырлады. Ахырда балалар һәм аларның әти-әниләре рәхәтләнеп коймак белән сыйландылар.
Мондый чаралар халык традицияләренә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли, ә уртак бәйрәмнәр балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгыта.