Социаль хезмәтләр алучылар РФ Президентын сайлауда актив катнаштылар

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 120 сайлаучы тавыш бирде. Буа районы буенча участок сайлау комиссиясе әгъзалары интернат-йортта яшәүчеләргә бюллетеньнәр һәм портатив урна белән килделәр.

Учреждение хезмәткәрләре аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар, начар күрүчеләр һәм үз-үзләрен йөртә алмаучылар өчен барлык шартлар да тудырды. Урын өстендәгеләр үз бүлмәләрендә тавыш бирә алдылар.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче 58 кеше дә үз тавышларын бирде. Аз хәрәкәтләнүче гражданнар да, иң өлкәннәр дә читтә калмады.

Россия Президентын сайлауда Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, шулай ук Министрлыкка караган башка халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре дә актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International