ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Ата-аналар белән эшләүнең гаиләне саклый торган нәтиҗәле практикаларын гамәлгә кертү Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең өстенлекле бурычларының берсе булып тора.

БИОТ АРТ – хезмәтне саклау темасын популярлаштыруның көчле коралы, ул аның принципларын якты, истә калырлык һәм эмоциональ формада киң аудиториягә җиткерә.

«Мобиль укыту» проекты кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре үзләренең тәрбияләнүчеләренә телефоннарына МАХ кушымтасын куярга, аннан файдаланырга һәм Цифрлы ID тоташтырырга булышалар.

12 март көнне Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Балаларны экстремизмнан яклау нигезе буларак гаиләдә көч куллануны һәм агрессияне профилактикалау» тренингы узды.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ялкын» социаль приютында тәрбияләнүчеләр Бөгелмә шәһәренең «Форпост» үзәге оештырган лазертаг буенча муниципаль турнирда катнашты.

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегенә йөрүчеләр «Сәнгать шарлавыгы» Бөтенроссия күп жанрлы конкурс-фестивалендә «Вокаль башкару (эстрада вокалы)» номинациясендә III дәрәҗә лауреатлар булдылар. Алар «Мин яратам сине, Татарстан» җыры белән чыгыш ясадылар.


11
март, 2026 ел
чәршәмбе

Белгечләргә сорауны 8 (843) 222-05-57 телефоны буенча бирергә була.

Бүген Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Светлана Фазлыева социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар өчен дәрес үткәрде. Чара «Без террорга каршы» акциясе кысаларында узды.

10 март көнне Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Җырлаучы чынаяклар» тавыш терапиясе белән инклюзив тренинг үткәрелде. Чарада яшүсмерләр һәм менталь тайпылышлары булган балаларның ата-аналары катнашты.

Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Яшь туган якны өйрәнүче» түгәрәгенең эш юнәлешләреннән берсе – патриотик тәрбия бирү. Бу юнәлештә зур эш алып барыла, шуларның берсе – волонтерларга ярдәм итү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International