Белгечләргә сорауны 8 (843) 222-05-57 телефоны буенча бирергә була.
Контакт-үзәк белгечләренә түбәндәге сораулар буенча мөрәҗәгать итәргә була:
эшкә урнашу һәм вакансияләр эзләү;
- һөнәри белем алу һәм квалификация үзгәртү;
- гражданнарга һәм эш бирүчеләргә ярдәм итү программаларында катнашу.
Татарстанлылар республиканың теләсә кайсы ноктасыннан ярдәм һәм үз сорауларына җавап ала алсын өчен, контакт-үзәк республиканың барлык мәшгульлек хезмәтен берләштерә.