БИОТ АРТ – хезмәтне саклау темасын популярлаштыруның көчле коралы, ул аның принципларын якты, истә калырлык һәм эмоциональ формада киң аудиториягә җиткерә.
БИОТ АРТ – 2026 ике яшь категориясенә бүленгән дүрт актуаль номинациядә уздырыла:
Беренче яшь төркеме (6–14 яшь):
- «Рәсем / плакат»номинациясе.
Икенче яшь төркеме (15–25 яшь):
- «Видеоролик» номинациясе;
- «Рәсем / плакат» номинациясе;
- «Комикс» номинациясе;
- «НейроАРТ» номинациясе.
Конкурс ике турда узачак:
1. Сайлап алу (төбәк) ярымфиналы 2026 елның 2 мартыннан 30 сентябренә кадәр узачак. Гаризалар һәм эшләр 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
2. Финал туры 2026 елның октябрь–ноябрендә узачак.
БИОТ АРТ конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2026 елның ноябрендә «Крокус Экспо» МВЦ мәйданчыгында БИОТ халыкара күргәзмәсе һәм форумы кысаларында узачак.
Тулырак мәгълүмат һәм заявка формасы https://biot-expo.ru/biotart сайтында.