Һәркем ярдәм итә

2026 елның 11 марты, чәршәмбе

Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Яшь туган якны өйрәнүче» түгәрәгенең эш юнәлешләреннән берсе – патриотик тәрбия бирү. Бу юнәлештә зур эш алып барыла, шуларның берсе – волонтерларга ярдәм итү.

Шушы көннәрдә махсус хәрби операция сугышчылары өчен кызлар маскировка челтәрләре үрделәр һәм хуш исле үлән чәе әзерләделәр. Учреждениедә тәрбияләнүчеләрнең волонтерлык эшчәнлегендә актив катнашуы – илнең яшь гражданнарының да уртак эшкә үз өлешләрен кертә алуының ачык мисалы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International