Балалар–ата-аналар мөнәсәбәтләрен оптимальләштерү максатыннан Спас районының «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Бәхетле гаилә» дигән тренинг үткәрде. «Бергә булдырабыз» программасы кысаларында оештырылган чарада социаль хезмәтләр алучы ата-аналар катнашты.
Тренингта катнашучылар балигъ булмаганнарның төп психологик-педагогик үсеш үзенчәлекләре белән таныштылар һәм балалар белән аралашканда конфликтлы ситуацияләрдән чыгуның конструктив ысулларын кулланырга өйрәнделәр. Ата-аналарның компетентлыгын арттыру өчен, балигъ булмаган балаларны тәрбияләү, шулай ук гаиләдә аралашу ысуллары, партнерлык һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен урнаштыру мәсьәләләре каралды.