Югары Ослан районында социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышы узды

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Югары Ослан районында 25 мартта профилактика системасы субъектлары катнашында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды. Алты балигъ булмаган балалы ике гаиләне тернәкләндерү буенча индивидуаль программалар каралды.

Утырыш нәтиҗәләре буенча консилиум әгъзалары балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе алдында, гаиләдәге хәлнең яхшыруы сәбәпле, бер гаиләне ведомствоара исәптән алу турында үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә карар кылдылар. Социаль куркыныч хәлдә булу сәбәпле, бер гаиләне ведомствоара патронатка куярга тәкъдим ителә.

26 мартка «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» системасында Югары Ослан муниципаль районында 11 гаилә тора, аларда 21 балигъ булмаган бала тәрбияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International