Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләрнең актив һәм күңелле ялы

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Бүген «Татнефть» хәйрия фонды гранты акчасына гамәлгә ашырыла торган «Фитнес Плюс. Перезагрузка» программасы кысаларында Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Актив озын гомерлелек» спорт чарасы уздырылды. Ул саф һавада үтте.

Ярышларда инвалидлар җәмгыяте әгъзалары һәм социаль хезмәтләр алучылар катнашты. Алар үз командаларына исемнәр уйлап таптылар, ә аннары җитезлек, төгәллек һәм тизлектә ярыштылар. Командаларга кызыклы конкурслар, эстафеталар тәкъдим ителде.

Чара флешмоб белән тәмамланды. Барлык катнашучылар да спорт ярышларыннан күтәренке кәеф һәм уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International