Татарстанның музыкаль гаиләләре бөтенроссия конкурсында катнашырга чакырыла

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Гаилә елында «Родники» патриотик җыр проекты яңа махсус конкурс башлый – «Бергә. «Родники» версиясе буенча елның музыкаль гаиләсе». Конкурста илнең барлык иҗади гаиләләре катнаша ала. Елның иң музыкаль гаиләсе төп бүләкне – 1 миллион сум алачак.

Конкурсантларга гариза буларак үзләренең музыкаль гаиләсе тарихы булган мини-фильмнар җибәрергә кирәк. Аларда башкарылган музыкаль әсәрләр яки аларның фрагментлары яңгырарга тиеш.

Фильмның стиле, жанры һәм форматы ирекле. Фильмның хронометражы – 7 минутка кадәр.

Гаризалар 31 майга кадәр кабул ителә. 2024 елның 1 июненнән 15 июньгә кадәр жюри 7 иң яхшы фильмны сайлый, алар 16 июньдә «Родники» сайтында урнаштырылачак.

Конкурсның финалы Мәскәүдә 8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә узачак.

Конкурска гаризаны биредә бирергә була >>.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International