ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Рәисенең «2024 елда Ураза бәйрәмен һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 2024 елның 8 февралендәге 94 номерлы указы нигезендә 10 апрель – Ураза бәйрәменең беренче көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Бүген Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә санитар-гигиена минимумы буенча лекцияләр узды. Үзәк белгечләре һәм чакырылган кунаклар йогышлы авырулар таралуны кисәтү белән бәйле җитди һәм актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Россиядә Гаилә елы кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Гаиләдә дини традицияләрнең һәм кыйммәтләрнең роле» дигән темага фикер алышу үткәрделәр.

Гаилә елы кысаларында Татарстанның Югары Ослан районында яшәүче һәм авыр тормыш хәлендә булган балалары булган 15 гаиләгә «Игелекле кешеләр» волонтерлар төркеме атна саен азык-төлек китерде. Хәйрия акциясе Рамазан ае хөрмәтенә үткәрелә.

Быел Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең төбәк этабы 12 апрельдә узачак. Төбәк этабы чаралары бер үк вакытта бөтен республика буенча 46 мәйданчыкта узачак.

«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Зәй үзәк район хастаханәсе белгечләре ел саен диспансерлаштыру узу өчен 65 яшьтән өлкәнрәк авыл гражданнарын сәламәтлек саклау учреждениеләренә китерүне оештыруны һәм гамәлгә ашыруны дәвам итәләр.

«Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе кысаларында Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәтләр алучыларга «Мошенникны ничек танырга?» дигән видеопрезентация күрсәттеләр.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Балта эше остаханәсе» кабинетында дәресләр дәвам итә. Чараларда көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучылары катнаша.

Спас районы «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы «Гаилә открыткасы» дигән мастер-класс үткәрде. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

Биш көнлек эш атнасында 10 апрель ял көне булачак, 9 апрель – кыскартылган эш көне.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International