Спас районы «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы «Гаилә открыткасы» дигән мастер-класс үткәрде. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
Мастер-класста балалар якыннарына игътибар һәм кайгырту күрсәтергә өйрәнделәр, гаилә кыйммәтләре, үзара хөрмәт һәм ярдәм кагыйдәләре турында белделәр. Шулай ук балалар шаян табышмаклар конкурсында катнаштылар, абыйлар һәм апалар турында мәкальләр, әйтемнәр искә төшерделәр, канатлы сүзләрнең мәгънәсен аңлаттылар.
Мондый чаралар ярдәмендә балаларда уңай гаилә образы, гаилә тормышының кыйммәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаша.