Быел Зәй районының 245 авыл кешесе диспансерлаштыру узды инде

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Зәй үзәк район хастаханәсе белгечләре ел саен диспансерлаштыру узу өчен 65 яшьтән өлкәнрәк авыл гражданнарын сәламәтлек саклау учреждениеләренә китерүне оештыруны һәм гамәлгә ашыруны дәвам итәләр.

Беренче кварталда хастаханәгә 65 яшьтән 92 яшькә кадәрге 245 авыл кешесе китерелде. Аларның 21 инвалидлык төркеме бар. Диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча 68 гражданга мөстәкыйль кабул итү өчен препаратлар билгеләнгән, 19 өлкән кешегә элек билгеләнгән дәвалау протоколы үзгәртелгән.

Җаваплы затларның җайга салынган эше нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге авыл халкын хастаханәгә китерү расланган графикка төгәл туры китереп, өзеклекләрсез башкарыла.

Вакытында диспансерлаштыру сәламәтлекне сакларга һәм ныгытырга, ә кирәк булганда тикшерүләр үткәрергә һәм дәвалауны оештырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу эш «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International