Россиядә Гаилә елы кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Гаиләдә дини традицияләрнең һәм кыйммәтләрнең роле» дигән темага фикер алышу үткәрделәр.
Үсеп килүче буын һәм ике дини берләшмә вәкилләре очрашты. Очрашу кунаклары, Константин атакай һәм Фәрит хәзрәт, балаларга гаилә – мәхәббәт һәм рухи кыйммәтләрнең төп чыганагы, дип сөйләделәр, һәр гражданның тормышында гаиләнең әһәмиятен искә төшерделәр.
Очрашуда катнашучылар да сөйләшүдән читтә калмады. Балаларның берсе православие динен тотучы гаиләдәге дини традицияләр турында шатланып сөйләде. Иң кечкенә катнашучы, беренче сыйныф укучысы Самир, үз гаилә традицияләре турында сөйләде.
Константин атакай һәм Фәрит хәзрәт һәр гаилә өчен иң мөһиме – мәхәббәт, дип ассызыкладылар: әти-әниләрнең бер-берсенә, балаларга, балаларның әти-әниләренә карата мәхәббәте. Һәрбер дин гаиләдә киң күңеллелек һәм шәфкатьлелек кебек хисләрне үстерә.
Шулай ук бу көнне балалар өчен мәчеткә һәм гыйбадәтханәгә экскурсияләр оештырылды.