16 мартта Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен матур һәм күңелле бәйрәм – Төсле карандашлар көне булып узды. Чараның максаты балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, рәсем ясауның төрле техникасы белән танышу, эстетик зәвык тәрбияләү иде.
17 мартта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән аппликация ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Чара Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында узды һәм иҗади сәләтне үстерүгә һәм татар халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелде.
Нәүрүз бәйрәме алдыннан Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә әлеге мөһим вакыйганы бәйрәм итүнең мәдәни традицияләре белән танышуга багышланган чара узды.
Татарстан Республикасы Рәисенең «2026 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 2026 елның 17 гыйнварындагы 17 номерлы Указы нигезендә 20 март – Ураза бәйрәмен үткәрү башлану – бәйрәм ял көне булып санала.
20 март көнне 19:00 сәгатьтә «Э-моция» иҗади инклюзив студиясе «НормальНо» спектаклен карарга чакыра. Спектакльнең төп темасы – менталь сәламәтлек. Режиссеры – Неля Суркина.
Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова МХО катнашучыларына сәламәтлекләрен яхшыртырга һәм тулы канлы тормышка кайтырга ярдәм итүче «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә булды.
Казандагы «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен айга ике тапкыр «Россия эше» кадрлар үзәге вәкилләре белән очрашулар үткәрелә. Бу хакта бүген «Татар-информ»га «Восхождение» үзәге директоры Ольга Гончарова хәбәр итте.
2025 елның гыйнварында махсус хәрби операциядә катнашучының тол хатыны Айслу Рассохина «Тегү эше» юнәлеше буенча үзмәшгуль буларак эшчәнлекне оештыруга социаль контракт төзегән. Алынган акчалар аңа җитештерүне башлап җибәрү өчен кирәкле профессиональ җиһазлар һәм материаллар сатып алырга мөмкинлек бирә.
Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәт терапиясе белән уңышлы шөгыльләнәләр. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә монда яшәүчеләр яз башыннан үсентеләр үстерүгә керешәләр. Бу юлы чәчәкләр утырту белән шөгыльләнделәр.
Балтач районында яшәүче Маһикамал Сафиуллинага 101 яшь тулды. Аңа РФ Президенты Владимир Путин исеменнән открытка, ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановтан азык-төлек пакеты, эш урыныннан һәм авыл җирлегеннән бүләкләр тапшырдылар.