«Э-моция» иҗади инклюзив студиясе спектакльгә чакыра

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

20 март көнне 19:00 сәгатьтә «Э-моция» иҗади инклюзив студиясе «НормальНо» спектаклен карарга чакыра. Спектакльнең төп темасы – менталь сәламәтлек. Режиссеры – Неля Суркина.

«НормальНо» спектакле – «Иң яхшы интерактив спектакль» номинациясендә «Театр – тигез мөмкинлекләр территориясе» IV Бөтенроссия ачык парафестивале лауреаты һәм башка фестивальләр җиңүчесе.

Түләүсез билетларны теркәлеп алырга мөмкин: https://vk.com/app5619682_-224579811#794985.

Спектакль Казан шәһәре, Щапов ур., 37 адресы буенча Актерлар йортында узачак.

Зал инвалид коляскаларындагы тамашачылар өчен үтемле түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International