Балтач районында яшәүче Маһикамал Сафиуллинага 101 яшь тулды. Аңа РФ Президенты Владимир Путин исеменнән открытка, ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановтан азык-төлек пакеты, эш урыныннан һәм авыл җирлегеннән бүләкләр тапшырдылар.
Маһикамал Сафиуллина 9 яшеннән колхозда эшли. Сугыш башлангач, аны танкка каршы чокырлар казырга җибәрәләр, 1943 елда ул агач әзерләү белән шөгыльләнә. Җиңү көнен Маһикамал Сафиуллина хәрби заводта каршылый, ул анда 1945 елның октябренә кадәр эшли. Соңыннан туган авылына кайтып, Бөек Ватан сугышында катнашкан Габделхак Сафиуллинга кияүгә чыга. Аларның биш баласы туа.
Бүгенге көндә ул улының гаиләсендә, балалары, оныклары, оныкчыклары кайгыртуын тоеп яши.