17 мартта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән аппликация ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Чара Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында узды һәм иҗади сәләтне үстерүгә һәм татар халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелде.
Белгеч милли кием һәм татар орнаментының төп өлешләре турында сөйләде. Аннары социаль хезмәт алучылар белән аппликация ысулы белән декоратив бизәк ясадылар һәм аны түбәтәйгә урнаштырдылар. Чара азагында үз куллары белән ясалган түбәтәйләр демонстрациясе оештырылды.
Чарада тугыз кеше катнашты.