ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2012 ел
җомга
28нче марттан 3нче апрельгә кадәр күпләп hәм берәмләп сату сәүдәсе оешмаларыннан 241 кеше эштән азат ителгәннәр.
Халыкны хезмәт белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белдергәнчә эшчеләргә ихтыяҗ 28 марттан 3нче апрельгә кадәр 369 вакантлы эш урыннарына арткан (1,28%)  hәм 29144 вакантлы эш урынын тәшкил иткән.
Татарстан Республикасы хезмәт, мәшъгүллек hәм социаль яклау министрлыгы хезмәт базары мониторингын дәвам итә. 28нче марттан алып 3нче апрельгә кадәр вакыт эчендә эшсез гражданнар  саны 203 кешегә азайган (яки  0,6%ка) hәм 30878 кешене тәшкил иткән. Эшсез кешеләр санының үсүе 16 муниципаль берәмлектә теркәлгән.
Кичә 18 Яр-Чаллы оешмасы “Камаз” спорт Сараенда үткән шәhәр вакантлы эш урыннары ярминкэсендә үзләренә хезмәткәрләр эзләде.

5
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген казанда  "Ак барс" яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы хезмәт, мәшъгүллек hәм социаль яклау министрлыгы тармагы астына кергән башлангыч hәм урта hөнәри белем бирү оешмалары командалары арасында КВН финал уены утте.
11 нче апрельдән 13нче апрельгә кадәр  “Казан ярминкәсе”   күргәзмә үзәгендә  шәhәр вакантлы эш урыннары hәм белем алу, эчше урыннар  “Мәгърифәт. Карьера – 2012” ярминкәсе узачак.
 

Шартлы рәвештә хөкем ителгән яшүсмерләр өчен Яшел Үзән районы "Чишмә" гаиләгә hәм балаларга социаль ярдәм курсәтү үзәгендә чираттагы "Яңарыш" клубы күрешүе үтте. Бу көнне балаларга  "Мин үз-үзем hәм башкалар күз алдында" тренингы элементлары кертелгән төркем дәресе  үткәрелде.

 

 


4
апрель, 2012 ел
чәршәмбе
Зәй районында “Куаныч”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль-реабилитация бүлегендә сәламәтләнүче  пенсионерлар төркеменә әхлаки зарарны кайтару мөмкинлекләре турында киңәш бирделәр.
Яшел Үзәндә куркыныч тормыш хәленә hәм авыр тормыш шартларына калган гаиләдә яшәуче кызларны чәчкә тәрбия бирү ысуллары өйрәттеләр.
“Миләүшә” чәчтарашханәсенең остасы яшь чибәркәйләр белән үз эшенең серләре белән уртаклашты.
“Өмет яры” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре “Чиста hава” 122нче hөнәри көллияте волонтерлары катнашында шәhәр урамнарында“Изгелек эшлә” акциясен уткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International