Минзәлә районында "Изгелек эшлә" акциясе үтте

2012 елның 4 апреле, чәршәмбе
Минзәлә районында “Язгы изгелек атнасы” башланды. Бу еллык проект кысаларында “Өмет яры” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре “Чиста hава” 122нче hөнәри көллияте волонтерлары катнашында шәhәр урамнарында“Изгелек эшлә” акциясен уткәрделәр.
Акциянең төп максаты: халыкның авыр тормыш шартларында калган hәм мохтаҗлык кичергән балаларга үз игътибарын юнәлтү.
Акциядә катнашкан 20 кеше, ачык кызыл плакатлар белән, шәhәр кешеләрен изгелек hәм елмаю бүләк итәргә өндәп күп кешеле урамнарда уттеләр.
Оештыручылар әйтүе буенча, шәhәр халыгы бу акциядә уз кызыксынуын hәм активлыгын күрсәткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International