Республикада эшсезлек дәрәҗәсе кими бара

2012 елның 6 апреле, җомга
Татарстан Республикасы хезмәт, мәшъгүллек hәм социаль яклау министрлыгы хезмәт базары мониторингын дәвам итә. 28нче марттан алып 3нче апрельгә кадәр вакыт эчендә эшсез гражданнар  саны 203 кешегә азайган (яки  0,6%ка) hәм 30878 кешене тәшкил иткән. Эшсез кешеләр санының үсүе 16 муниципаль берәмлектә теркәлгән. Иң югары үсеш Спасс районында – 8,4% теркәлгән. Чистай районында бу күрсәткеч 4,9%,  Әлкидә – 4,7%, Югары Осланда – 4,4% тәшкил итте.
Эшсезлек дәрәҗәсе азаюы буенча лидерлыкны Мамадыш районы алды (6,5%ка). Алабуга районында эшсезләр саны 6%ка, Әтнә hәм Аксубайда 5,6%ка, ә баулыда 4,2ка кимегән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International