Яшел Үзәндә шартлы рәвештә хөкем ителгән яшүсмерләргә үз-үзләрен дөрес итеп "танып-белергә" ярдәм итәләр

2012 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе
Шартлы рәвештә хөкем ителгән яшүсмерләр өчен Яшел Үзән районы "Чишмә" гаиләгә hәм балаларга социаль ярдәм курсәтү үзәгендә чираттагы "Яңарыш" клубы күрешүе үтте. Бу көнне балаларга  "Мин үз-үзем hәм башкалар күз алдында" тренингы элементлары кертелгән төркем дәресе  үткәрелде.
Күрешү барышында яшүсмерләр  үзләрен дулкынландырган “Мин нинди?”, “Үзеңне hәм башларны ничек аңларга өйрәнергә?” дигән сорауларга җавап таптылар.
Дәреснең төп максаты: яшүсмерләргә үзләре турында күбрәк белергә, үзләренең көчле якларын аңларга, эчке ышанычсызлыкка, куркуга  каршы торырга өйрәтү hәм төркемдә катнашучыларга эмоциональ  бердәмлек  мөхите булдыру.
Психолог Екатерина Лысова ошбу ысулларны hәм принципларны кулланган психологик дәресләрне оештыру балигъ булмаган яшүсмерләр өчен бик уңай йогынты ясавын билгеләп үтте. “Моны шартлы рәвештә хөкем ителгән яшүсмерләр арасында түбән рецедивлар күзәтелүе  дәлилли” , – ди әлеге психолог.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International