Зәй районында “Куаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә пенсионерларга әхлаки зарарны кайтару мөмкинлекләре турында киңәш бирделәр

2012 елның 4 апреле, чәршәмбе
Зәй районында “Куаныч”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль-реабилитация бүлегендә сәламәтләнүче  пенсионерлар төркеменә әхлаки зарарны кайтару мөмкинлекләре турында киңәш бирделәр.
 Хокукый белемне үстерү дәресләрен юристконсультант Надежда Попова алып барды.
Пенсионерларга төрле мисаллар белән әхлаки зарарның нәрсә икәнен, кайсы очракларда аның өчен компенсация түләнүен hәм бу сорау буенча кайда буенча кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлаттылар.
Шулай ук юристконсультантлар пенсионерларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр hәм кирәкле тәкъдимнәр ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International