129 чаллычы эшкә юллама алдылар

2012 елның 6 апреле, җомга
Кичә 18 Яр-Чаллы оешмасы “Камаз” спорт Сараенда үткән шәhәр вакантлы эш урыннары ярминкэсендә үзләренә хезмәткәрләр эзләде. Эш урыннарын түбәндәге оешма кадрлар хезмәте эшчеләре тәкъдим итте: «АС-Факт» ААҖ, «БиПиЭс-Экзекъютив» ААҖ, «Саклык» федераль дәүләт унитар оешмалар филиалы,   «КАМАЗ» металлургия комплексы ААҖ, «Яр-Чаллы машина төзелеш заводы” ААҖ, «Стальконструкция» ААҖ,   “Камилла СЙ” ААҖ  hәм башкалар.
Эш эзләүчеләргә 1000нән артык вакантлы эш урыннары тәкъдим ителде. Иң таләп ителгәннәре: слесарьлар, автоэлектриклар, инженерлар,  токарьлар, фрезеровщиклар, электромонтерлар, лифтерлар, тәрбиячеләр, йөкле машиналарны йөртүчеләр, радиомонтажчылар, бетонщиклар, ташчылар, монтажчылар, кондукторлар hәм бер төркем эшче hөнәрләр.
Чара барышында эш эзләүчеләр әңгәмә үтеп, кызыксынган барлык сорауларга җавап таптылар.
Ярминкәгә 300ләп кеше килде. Белгечләр эше нәтиҗәсендә 129 кешегә эшкэ юллама бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International