Шушы көннәрдә “Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге белгече “Россия Федерациясе Президентының 2012 нче елның 1 нче июненнән 761 нче номерлы “2012-2017 нче елларда балалар мәнфәгатьләрендәге гамәлләр милли стратегиясе турында” Указын урыннарда тормышка ашыруны җәмгыять тарафыннан мониторинглау” темасына иҗтимагый тыңлауларда катнашкан.
Шушы көннәрдә Биектау районы үзәк мәдәният йортында “Йөрәктән – йөрәккә” дигән район хәйрия марафоны узган. Биредә 11 инвалид бала булган 9 гаилә катнашкан. Алар матди ярдәмгә аеруча мохтаҗ гаиләләр рәтенә керәләр.
Ел саен декабрь башында бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Кеше хокукларын тулысынча үтәү максатыннан чыгып игълан ителгән бу дата мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен генә түгел, җәмгыять өчен дә үтә мөһим. Ул инвалидлар проблемаларына тагын бер кат күз салу, аларны чишү юлларын эзләү һәм табу, безнең белән янәшәдә аеруча игътибарга мохтаҗ булган кешеләр яшәвен искә төшерергә мөмкинлек бирә.