Татарстанда 14670 эшсез кеше бар

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

Бүгенге көндә Татарстанда 14670 кеше республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора. 26 нчы ноябрьдән алып 2 нче декабрьгә кадәр булган вакыт аралыгында 758 татарстанлы эшсез дип танылган.

Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда бу мәсьәлә буенча әйдәп баручы булып күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагы тора. Эшсез дип танылган 107 кеше нәкъ менә әлеге өлкәдә тир түккән булган. Узган хисап атнасы белән чагыштырганда теркәлгән эшсезләр саны 38 кешегә арткан.

Эшсезлек дәрәҗәсе узган атнадагы сыман 0,72% ны тәшкил итә.

Иң түбән эшсезлек дәрәҗәсе Лаеш һәм Актаныш районнарында. Ул 0,2% һәм 0,3% тәшкил итә. Югары Ослан һәм Буада да эшсезлек зур түгел (0,51 һәм 0,52%).

Үз чиратында иң югары эшсезлек дәрәҗәсе Кама Аланында һәм Яшел Үзәндә (3,58 һәм 2,2%). Әйтергә кирәк, мондый хәл күбесенчә эшче куллар җитмәү сәбәпле барлыкка килә. Кама Аланындагы 287 теркәлгән эшсезгә 109 вакансия генә тәкъдим итә алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International