Республикабыз оешма-предприятиеләренә 41136 эшче кирәк. 26 нчы ноябрьдән алып 2 нче декабрьгә кадәр булган хисап атнасы өчен эш бирүчеләр тагын 1154 хезмәткәргә ихтыяҗ бар дип белдергәннәр.
Вакантлы урыннарга иң киң сайлау мөмкинлеге Казанда – 21303. 3973 эшсез арасыннан яңа эш урыннарын Яр Чаллыда яшәүчеләр эзли, ә 3312 урынны Алабугалылар дәгъвалый. Шул ук вакытта 14670 татарстанлы халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора.
Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты исә шартлы рәвештә бер ачык вакансиягә 0,35 кеше тәшкил итә.