Питрәч районында инвалидлар проблемалары буенча түгәрәк өстәл узган

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
Питрәч районының туган якны өйрәнү музеенда  инвалидлар җәмгыятенең беренче оешмалары рәисләре, авыл җирлекләре башлыклары, үзәк даруханә, район хастаханәсе, пенсия фонды, социаль яклау бүлеге һәм башка учреждениеләр вәкилләре белән берлектә  Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара узган.  Түгәрәк өстәл эшен социаль яклау бүлеге башлыгы Эльгиза Фәйзуллина алып барган.  Биредә инвалидларга кагылышлы бик күп сораулар, мәсьәләләр буенча фикер алышу узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International