ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2014 ел
җомга
Мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Тәтеш балкышы" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре әдәби викторина уздырганнар. 
Шушы көннәрдә Түбән Кама "Балкыш" балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәге психологлары тарафыннан "Тигезләр арасында тигезләр" дигән чара узган. 
Лениногорск «Исток-Башлангыч» үзәгендә инвалид балалар өчен  "Толерантлык сәгате" дигән чара үткән. Аны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре һәм "Волонтер"  добоволец үзәге  волонтерлары уздырган. 
Инвалидлар декадасы кысаларында Биектау районы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе тарафыннан хезмәтләр күрсәтелә торган гражданнарга азык-төлек җыелмалары таратканнар.  
Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре  җирле социаль яклау органы  белгечләр белән берлектә Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара уздырганнар. 

4
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Яр Чаллының “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы гражданнар өчен шәһәрнең  “Текоя” ҖЧҖ хәйрия чарасы уздырган.

Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай һәм Яшел Үзән шәһәрләре халкы мәшгульлек үзәкләренә электрон рәвештә языла ала.  Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында Татарстанның халыкны эш белә тәэмин итү үзәкләренә алдан язылу мөмкинлеге булдырылды.

“Волонтер” Халыкара  доброволецлыкны үстерү төбәкара үзәге  “Татарстан волонтерлары” республика конкурсы  игълан иткән.  Әлеге конкурста  “Волонтер” төбәкара хәрәкәте  доброволец оешмалары һәм Татарстанның  башка  доброволец оешмалары катнаша ала. 
Бүген “Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик республика үзәгендә федераль, республика, тармак отчетларын тутыру буенча гамәли юнәлешле семинар узган.
4-7 нче декабрьдә Казанда ел саен узучы балалар иҗаты фестивале узачак. Бу социаль учреждениеләр - балалар йортлары, социаль приютлар, коррекция мәктәпләре балалары өчен инклюзив мөмкинлекләр мәйданы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International