Балтачның “Наз” үзәгендә прокуратуры вәкиле катнашында чара уздырылды

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

Бу көннәрдә Балтачның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә Балтач районының прокурор ярдәмчесе Фәрит Шарифуллин белән очрашу узды. Фәрит Гомәр улы очрашуда игътибарны коррупциягә каршы көрәшүгә юнәлдерде, коррупционерлар белән үзеңне ничек тоту турында сөйләде. Инвалидларга һәм пенсионерларга наркотик һәм тәмәке кушылмалары турында кирәкле мәгълүмат бирде.

            Очрашуда Балтач районында терроризм һәм экстремизмга бәйле хокук бозулар турында сүз кузгатылды, ачыклык кертелде. Әңгәмә ахырында Фәрит Гомәр улы һәр кешегә сак, уяу булырга телеп калды, ашыгыч  телефон номерларын искә төшерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International