ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Twitter социаль челтәрендә үзенең аккаунтын булдырды. 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә   булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә.  ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә 1 нче декабрьдән 5 нче дәкабрьгә чаклы килгән оператив мәгълүматка караганда, 1 авыр, 5 үлем белән тәмамланган һәм 3 төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Шушы көннәрдә Тукай районы "Шәфкать" үзәге белгечләре билгесез солдат көненә багышланган мәгълүмати чара уздырганнар.  Биредә төрле категориягә караучы гаиләләрдән балигъ булмаганнар катнашкан.
Шушы көннәрдә Минзәләнең "Тургай"  балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр   "Варенье" Бөтенрусия балалар иҗаты фестивалендә катнашканнар. 
Казанда "Ел доброволецы-2014" дигән конкурска йомгак ясаганнар. Җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы  быел бишенче тапкыр узган. Бу дата белән волонтерларны Дәүләт Советы депутаты А.Исаев, ТР Департаментының  милли сәясәтне тормышка ашыру  буенча идарәсе башлыгы урынбасары Е.Ефимов, "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" җәмгыяте генераль директоры урынбасары А.Карпов һәм "ТР добровольчествоны үстерү үзәге" директоры А.Синеглазова котлаган.
Яр Чаллының "Солнышко" тернәкләндерү үзәге белгечләре "Спорт хәрәкәте" инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы  активистлары белән бергә  "Спорт рекордларына, алга!" дигән төбәк спартакиадасы уздырганнар.  

5
декабрь, 2014 ел
җомга
Бүген Азнакай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырганнар. Әлеге чарада шәһәрнең җиде предприятиесе вәкилләре катнашкан.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре ноябрьдә Зәй районы прокуратурасы йөкләмәсе буенча «Прогресс» производство-коммерция фирмасы” ҖЧҖдә хезмәт законнары үтәлешен тикшерүдә катнаштылар.  

Зәй районында "Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә түләүле хезмәтләр күрсәтүнең иң яхшы үрнәкләре" дигән темага түгәрәк өстәл узган.
Казанның Яңа Савин районындагы  Казан халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре  "Балалар елмайсыннар" дигән чара уздырганнар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International