Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Twitter социаль челтәрендә үзенең аккаунтын булдырды.
Хәзер Татарстан Республикасы гражданнары хезмәт, мәшгульлек өлкәләрендәге, законнардагы үзгәрешләр, социаль өлкәдәге хәбәрләр белән оператив рәвештә таныша алачаклар.
Аккаунт шәрехләмәләр, кызыклы бәяләмәләр һәм тәкъдимнәр өчен ачык.