Хезмәт законнарын үтәү турында

2014 елның 5 декабре, җомга

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре ноябрьдә Зәй районы прокуратурасы йөкләмәсе буенча «Прогресс» производство-коммерция фирмасы” ҖЧҖдә хезмәт законнары үтәлешен тикшерүдә катнаштылар.  

Тикшерү барышында  хезмәт хакының күрсәтелгән срокларда түләнмәве ачыкланган (РФ Хезмәт Кодексының 136 нчы маддәсе).

Хезмәт хакын түләүнең срокларын бозган чакта акчалата компенсация, отпуск өчен түләү, эштән киткән чакта һәм башка очракларда хезмәткәрләргә тиеш булган түләүләр исәпләнми дә,  түләнми дә. Бу РФ Хезмәт Кодексының 236 нчы маддәсен бозу очрагы буларак бәяләнә.

Шулай ук оешмада 2014 нче елның 13 нче августыннан ТР Министрлар Кабинеты, ТР Профсоюзлар Федерациясе һәм ТР Эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы арасында төзелгән Килешү белән каралган минималь хезмәт хакы күләме тәэмин ителми.

Уздырылган тикшерү буенча материаллар хәзерге вакытта Зәй районы прокуратурасында  карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International