Азнакай районында инвалидларны эшкә урнаштырганнар

2014 елның 5 декабре, җомга
Бүген Азнакай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырганнар. Әлеге чарада шәһәрнең җиде предприятиесе вәкилләре катнашкан.
Эшкә урнашырга теләге булганнарга икътисадчы, иминият агенты, элемтә операторы, шәфкать туташы, сатучы, җыештыручы кебек вакансиләр буенча эш урыннары тәкъдим ителгән.
Әңгәмә барышында эш бирүчеләрнең вәкилләре ярминкәдә катнашучыларны хезмәт шартлары, ялланган персоналга карата таләпләр белән таныштырганнар.
Ярминкәгә 25 инвалид килгән. Шуларның өчесенә эш урынына чакыру тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International