Казанда "Ел доброволецы-2014" дигән конкурсның җиңүчеләрен тәбрикләгәннәр

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе
Казанда "Ел доброволецы-2014" дигән конкурска йомгак ясаганнар. Җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы  быел бишенче тапкыр узган. Бу дата белән волонтерларны Дәүләт Советы депутаты А.Исаев, ТР Департаментының  милли сәясәтне тормышка ашыру  буенча идарәсе башлыгы урынбасары Е.Ефимов, "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" җәмгыяте генераль директоры урынбасары А.Карпов һәм "ТР добровольчествоны үстерү үзәге" директоры А.Синеглазова котлаган.
Быел конкурска  Татарстанның 28 муниципаль берәмлегеннән 120 гариза тапшырылган. Конкурс үзе 4 номинация буенча үткән.
Конкурсның абсолют җиңүчеләре дип Бөгелмә районы добровольчествоны үстерү координация үзәге, Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллияте, балалар Республика клиник хастаханәсе танылган. Гран-при "Ел доброволецы" номинациясендә Бөгелмәдән Рәшит Мөхәммәтгалиевка тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International