Зәйдә "Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә түләүле хезмәтләр күрсәтүнең иң яхшы үрнәкләре" дигән түгәрәк өстәл узган

2014 елның 5 декабре, җомга
Зәй районында "Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә түләүле хезмәтләр күрсәтүнең иң яхшы үрнәкләре" дигән темага түгәрәк өстәл узган. Биредә социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре, инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре  директорлары катнашкан.
Бу көнне әлеге юнәлештә эш оештыруның уңай тәҗрибәләре, проблемалары турында сүз булган. Ахырда исә түгәрәк өстәлдә катнашучылар очрашуны югары бәяләп, түләүле хезмәтләр күрсәтү дигән каршылыклы өлкәдә  тәҗрибә алмашу бик мөһим дигән фикер белдергәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International