ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Аксубай районында «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр – «Импульс» волонтерлар отряды – һәм «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләре Феодосий Тотемский чиркәве территориясендә тәртип урнаштырырга булыштылар. Иреклеләр православие мәхәлләсе территориясен коелган яфраклардан һәм ботаклардан чистарттылар, брусчатка һәм юлларны себерделәр.

Кичә Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә балигъ булмаган балалар өчен куратор сәгате узды.

Буыннар арасындагы элемтәләрне ныгыту һәм өлкән буынга карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан 27 октябрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында кич утыру үткәрелде. Чара Россиядә Гаилә елына һәм Әбиләр һәм бабайлар көненә багышланды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Инвалидлар декадасы алдыннан, 2024 елның 1 ноябреннән 10 ноябренә кадәр, Татарстан Республикасында инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар хокукларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгатләре өчен кайнар линия оештырыла. Татарстанлылар шулай ук Министрлыкка үз тәкъдимнәрен юллый алалар.


29
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында Татарстанда коррупциянең төрле күренешләренә каршы көрәш темасына матбугат конференциясе узды. Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлегендә коррупцион хокук бозуларны профилактикалау турында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов сөйләде.

«Абилимпикс» чемпионатларында катнашучыларны эшкә урнаштыруны тәэмин итүче иң яхшы эш бирүчеләрнең бөтенроссия рейтингына йомгак ясалды. Рейтинг оешмаларның эшчәнлеген бәяләү, инвалидларны эшкә урнаштыру дәрәҗәсен күтәрү һәм әлеге категориядәге гражданнарның мәшгульлек мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатларында формалаштырыла.

29 октябрь көнне Яшел Үзән муниципаль районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә юрисконсульт катнашында ачык ата-аналар көне узды.

21 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Разилә Әхмәтвәлиева стажировка үтте. Чара Пермь краенда, Психологик-педагогик һәм медик-социаль ярдәм үзәге базасында узды.

Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балаларны халык мәдәнияте чыганакларына тарту, рухи һәм әхлакый сыйфатлар формалаштыру, төрле халыкларның тормышы, көнкүреше, гореф-гадәтләре һәм йолалары турында күзаллауларны киңәйтү максатында зур булмаган музей булдырылды. Музейда төрле көнкүреш әйберләре урнаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International