Татарстан эш бирүчеләре «Абилимпикс» чемпионатларында катнашучыларны эшкә урнаштыру буенча иң яхшылар арасында

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

«Абилимпикс» чемпионатларында катнашучыларны эшкә урнаштыруны тәэмин итүче иң яхшы эш бирүчеләрнең бөтенроссия рейтингына йомгак ясалды. Рейтинг оешмаларның эшчәнлеген бәяләү, инвалидларны эшкә урнаштыру дәрәҗәсен күтәрү һәм әлеге категориядәге гражданнарның мәшгульлек мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатларында формалаштырыла.

РФ Хезмәт министрлыгы тарафыннан 2024 ел нәтиҗәләре буенча бөтенроссия рейтингы җиңүчеләре билгеләнде. Иң яхшы унлыкка Татарстан эш бирүчеләре дә керде:

4 урын – «Татэнерго» АҖ филиалы – Зәй ГРЭСы (23 балл);

6 урын – «ТИСБИ» Идарә университеты» югары белем бирү учреждениесе (21 балл);

9 урын – «Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ (18 балл);

10 урын – «Нурлат аграр техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе (17 балл).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International