Кичә Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә балигъ булмаган балалар өчен куратор сәгате узды. Чара террорчылык турындагы белемнәрне камилләштерүгә, игътибарны уяулык күрсәтү һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү зарурлыгына юнәлдерелгән.
Балигъ булмаганнар үзләрен һәм әйләнә-тирәдәгеләрне хокукка каршы гамәлләрдән саклау ысуллары турында белделәр. Шулай ук алар террорчылыкка каршы куркынычсызлык кагыйдәләре язылган буклетлар һәм брошюралар алдылар.