Аксубай районында «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр – «Импульс» волонтерлар отряды – һәм «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләре Феодосий Тотемский чиркәве территориясендә тәртип урнаштырырга булыштылар. Иреклеләр православие мәхәлләсе территориясен коелган яфраклардан һәм ботаклардан чистарттылар, брусчатка һәм юлларны себерделәр.
Благочинныйның миссионерлык эше буенча ярдәмчесе Антоний Рыбочкин балаларга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм аларны тәм-томнар һәм бәлешләр белән чәй эчәргә чакырды. Рухани шулай ук балаларны кызыксындырган рухи тормыш турында сорауларга җавап бирде.