ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Буаның "Гармония" үзәге  каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре яшүсмерләр укый торган шәһәр мәктәп-гимназиясендә "Ничек итеп чит кешенең йогынтысына бирелмәскә" дигән чара уздырганнар.
Шушы көннәрдә Яшел Үзәннең "Родник" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре патриотик тәрбиягә багышланган чара уздырганнар. Алар Нәфис Галләмов исемендәге махсус гомуми  белем бирү мәктәбендә укучылар янына килгәннәр.

9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә   булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә.  ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә 30 нчы гыйнвардан 6 нчы февральгә чаклы килгән оператив мәгълүматка караганда, 5 авыр һәм 5 үлем белән тәмамланган  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Түбән Каманың "Веста" үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар тәрбиләүче гаиләләргә социаль хезмәт күрсәтүнең яңа төрләрен кертү буенча семинар узды.
Лаеш районында "Россиянең чаңгы юлы - 2015" дигән массакүләм чаңгы ярышы уздырылган.
Патриотик тәрбия бирү һәм караучысызлыкны кисәтү кысаларында Авитөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Айвазов флоты" күргәзмәсенә баруны оештырганнар. Бу чара  хәйрия максатларыннан уздырылган.
Шушы көннәрдә Азнакай район сырхауханәсенең "Кызыл почмагында" район мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары медицина югары уку йортлары студентлары белән очрашу узган.
Шушы көннәрдә Кукмараның "Тылсым" үзәгендә тернәкләнү узучы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен чара узган.
Шушы көннәрдә Буа районы "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре  Буаның туган якны өйрәнү музеена эскурсия оештырганнар.

6
февраль, 2015 ел
җомга
11 нче февральдә Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International