Яшел Үзәннең "Родник" үзәге белгечләре патриотик тәрбиягә багышланган чара уздырганнар

2015 елның 10 феврале, сишәмбе
Шушы көннәрдә Яшел Үзәннең "Родник" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре патриотик тәрбиягә багышланган чара уздырганнар. Алар Нәфис Галләмов исемендәге махсус гомуми  белем бирү мәктәбендә укучылар янына килгәннәр.
Балалар белән әңгәмә барышында белгечләр законны тыңлаучылыкка нигезләнгән тотыш темасына туктаганнар, законны бозган яшүсмерләрне нәрсә көтә, шул хакта сөйләгәннәр. Шулай ук балаларга Әфганстан җирлегендә  интернациональ бурычларын үтәгән солдат һәм офицерларның батырлык үрнәкләре турында да бәян иткәннәр.
Ахырда "Родник" үзәге белгечләре яшүсмерләргә кечкенә генә сувенирлар да бүләк иткәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International