Азнакай район сырхауханәсендә чираттагы һөнәри юнәлеш бирүче чара узган

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Азнакай район сырхауханәсенең "Кызыл почмагында" район мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары медицина югары уку йортлары студентлары белән очрашу узган. Очрашу Азнакай район башлыгының укучы яшьләргә, шулай ук авыл җирлегендә эшләүче яшьләргә ярдәм итү программалары белән таныштырган. КДМУның 3 нче курс  студенты, Казан мэрының исемле стипендия иясе  Раил Зиннуров студент тормышы турында, үзенең Бөтенроссия "Умник" яшьләр фәнни-инновацион конкурсында катнашуы турында сөйләгән.
Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Лилия Гафиева укучыларны хезмәт базарындагы хәл белән таныштырган, аеруча ихтыяҗ зур булган һөнәрләр белән таныштырган.
Ахырда укучылар һөнәри хирыслыкларын билгеләүгә тест та эшләгәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International