Хисап атнасында республика предприятиеләрендә 5 үлем белән тәмамланган һәм 5 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә   булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә.  ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә 30 нчы гыйнвардан 6 нчы февральгә чаклы килгән оператив мәгълүматка караганда, 5 авыр һәм 5 үлем белән тәмамланган  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Соңгылары  «Средне-Волжский Транснефтепродукт» ААҖ (Казан),   «Сэт иле» «Ясная поляна» ҖЧҖ (Алексеевск районы), «ТАТЛАВАЛЬ» ҖЧҖ (Казан, Совет районы), «Бурение» ҖЧҖ (Әлмәт) һәм  «Топливная компания «Транзит Сити» ҖЧҖләрендә  (Казан) булган.

Авыр бәхетсезлек очраклары исә  «Евростиль» ҖЧҖ (Яр Чаллы),  «РТ-Охрана» АЯҖ (Казан, Совет районы),  «КАМАЗ» Литейный завод ААҖ (Яр Чаллы), «Бурение» ҖЧҖ (Әлмәт) һәм  «Сбербанк России ААҖнең  «Татарстан банкы"ның  №8610 нчы  бүлекчәсендә булган.

Хәзерге вакытта барлык очраклар буенча да тикшерү эшләре бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International